Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда Бөтенроссия олимпиадада җиңүчеләргә 200 мең сум түләячәкләр
Татарстанда быел Бөтенроссия олимпиада җиңүчеләрен һәм призерларын акчалата бүләкләү өчен 32 миллион сум юнәлтеләчәк. Узган елда бюджеттан 28 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән булган. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин хәбәр итте.
«Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы нәтиҗәләре нигезендә, республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, җиңүчеләргә 200әр мең сум, ә призерларга 100әр мең сум түләнәчәк», – дип сөйләде ул.
2023-2024 уку елында Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы нәтиҗәләре нигезендә республиканың 244 укучысы җиңүче һәм призер булды, дип билгеләп үтте Хәйруллин.
«Татарстан Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән соң лидерлар өчлегендә», - дип ассызыклады ул.
Әлеге уку елының Бөтенроссия олимпиадасы нәтиҗәләре нигезендә Татарстан лидерлар бишлегенә керде. Җиңүчеләр һәм призерлар саны 265 кешегә кадәр артты, дип өстәде министр урынбасары.
«Ягъни 21 кешегә күбрәк. Чыгыш ясау сыйфаты буенча республика даими рәвештә рейтингта Мәскәүдән соң икенче урында тора», - дип йомгаклады ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз