Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда Бөтенроссия мөселман яшьләре форумы башланды
Бүген, 20 июльдә, Казанда XX юбилей Бөтенроссия мөселман яшьләре форумының тантаналы ачылышы узды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Форумда катнашучыларны Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Һашимова, КФУның Инновацион үсеш идарәсе башлыгы Антон Дыганов, шулай ук Катар дәүләте делегациясе башлыгы, Катарның вакыфлар һәм ислам мәсьәләләре министрлыгы вәкиле Яхъя Нуайми сәламләде.
XX Бөтенроссия мөселман яшьләре форумы 20-27 июль көннәрендә Шәһре Болгарда палаткалар шәһәрчегендә узачак. Бер атна дәвамында узачак әлеге чарада 18-30 яшьлек мөселманнар һәм мөслимәләр катнаша.
Җыен ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм фонды тарафыннан оештырыла.
Форумда Россиянең 18 төбәгеннән 18-30 яшьлек 130 кеше катнаша.
Форумда катнашучыларны социаль проектларын тулысынча эшләп бетерергә һәм тормышка ашырырга өйрәтәчәкләр. Программа кысаларында алар социаль проектлау күнекмәләрен үзләштерәләр һәм үз идеяләрен тәкъдим итә алалар. Иң яхшы проектлар Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтеннән һәм форум партнерларыннан финанс, мәгълүмати һәм консультацион ярдәм ала.
Форумның төп максаты – аралашу мохите тудыру, яшьләрнең башлангычларына, аерым алганда, мөселман яшьләренә тормышта үз-үзләрен табарга ярдәм итү, рухи дөньяны баету.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз