news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларының мәктәп этабы башлана

Сентябрь уртасыннан республиканың барлык муниципаль районнары укучылары 24 гомуми белем бирү предметы, шулай ук укучыларның республика олимпиадасы дисциплиналары буенча белемнәрен тикшерә алачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

2026/2027 уку елында Татарстан Республикасында мәктәп турын үткәрү форматы:

1. 5 гомуми белем бирү предметы (информатика, физика, химия, биология һәм астрономия) буенча «Сириус. Курслар» технологик платформасында онлайн-формат .

2. «ИнтернетДәрес» технологик платформасындагы тест системасында Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының һәм республика мәктәп укучылары олимпиадасының калган фәннәре буенча онлайн-формат.

3. «Математика» һәм «Геометрия» предметлары буенча көндезге формат. Әлеге фәннәр буенча олимпиаданың мәктәп этабында катнашуның башка формасы каралмаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot