news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Бөтенроссия «Бер минутлык тынлык» акциясе узачак

Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

Бүген, 22 июньдә, Россиядә миллионлаган кешенең гомерен өзгән Бөек Ватан сугышы башлануның куркыныч һәм кайгылы датасын искә алалар.

Ил өчен иң фаҗигале көнне, Хәтер һәм кайгы көнендә, татарстанлыларны 12.15 сәгатьтә Россия күләмендәге «Бер минутлык тынлык»ка кушылырга чакыралар.

Бу минутта бөтен республика сугыш кырларыннан өйләренә әйләнеп кайта алмаганнарны искә алу өчен тынып калачак. Кешеләр башларын иеп, XX гасырның иң канкойгыч сугышын кичергән туганнарын һәм якыннарын искә алачак.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100