news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Бөтендөнья дзюдо көне уңаеннан бәйрәм узды

Биектауның «Биектау» комплексында Бөтендөнья дзюдо көне уңаеннан мәдәни-спорт бәйрәме узды. Анда төрле яшьтәге 400дән артык тамашачы җыелды. Ачылу тантанасында Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Дамир Шәйдуллин, Татарстан Дзюдо федерациясе вице-президенты Раил Муратшин һәм Татарстан Дзюдо мәктәбендә шөгыльләнүче, полиция хезмәткәрләре арасында Европа чемпионы Наталья Муратшина катнашты.

«Биектау районы егетләре республиканы гына түгел, ә Россияне дә халыкара мәйданнарда спорт казанышлары белән танытачагына ышанам», – дип сәламләде бәйрәмдә катнашучыларны Раил Муратшин.

Үз чиратында, Башкарма комитет башлыгы ТР Дзюдо федерациясенә Бөтендөнья дзюдо көнен уздыру мәйданчыгы итеп Биектау районын сайлаган өчен рәхмәт белдерде. Әлеге чара район территориясендә спортның бу төрен үстерүгә ярдәм итәчәк, дип ышандырды ул.

«Биектау» спорт комплексына кергәндә бәйрәм кунакларын бик зур ак аю каршы алды. Аның белән һәркем фотога төшә алды. Моннан тыш, Дзюдо көне кысаларында Россиянең һәм Татарстанның әйдәп баручы спортчыларыннан мастер-класслар оештырылды. Шулай ук бәйрәм кунаклары яшь спортчыларның күрсәтмә чыгышларын карады һәм дзюдо секциясенә языла алды.

Хәзерге вакытта Биектауда дүрт дзюдо залы эшли, ә район башлыгының шәхси ярдәме белән якын арада Россия Дзюдо федерациясенең җирле мәктәпләрдә «Минем беренче дзюдо билбавы» дип аталган гомуми белем бирү проектын эшләтеп җибәрү планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100