Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда «Бөтен гаилә белән сайлауларга» бәйгесе башлана
Бүген Татарстанда «Бөтен гаилә белән сайлауларга» бәйгесе башлана. Проект ТР Үзәк сайлау комиссиясе белән ТР Министрлар Кабинеты каршындагы ЗАГС идарәсе ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Бу хакта бүген Кремль яр буенда «Сайлау ноктасы» мәгълүмат үзәгендә узган брифингта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева.
«Узган ел конкурста күп балалы гаиләләр катнаша ала дигән идек, хәзер һәр гаиләгә катнашырга мөмкин. Алар сайлауга барырга һәм тавыш бирергә әзерләнүләре турында сөйләргә тиеш була», – дип белдерде Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы.
Бәйгедә катнашу өчен үз гаиләң турында бер минутлык ролик төшерергә кирәк. «Бу гаилә һәм аның сайлаулар системасына, сайлауларда катнашуга мөнәсәбәте белән таныштыру өчен эшләнелә. Роликны «Безнең гаилә сайлауга бара», – дигән сүзләр белән төгәлләргә кирәк», - диде Андрей Кондратьев.
Видеоролик ТР Үзәк сайлау комиссиясенең рәсми сайтына җибәрелергә тиеш. Аларны махсус комиссия бәяләячәк. Август азагына кадәр бәйгегә йомгак ясалачак. Узган ел бу бәйгедә 50гә якын гаилә катнашкан.
- 14 сентябрьдә Татарстанда республика Рәисен сайлау узачак. Шулай ук Мәләкәс округы буенча ТР Дәүләт Советына өстәмә депутат һәм 7,5 меңнән артык муниципаль депутат сайланачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз