news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда борынгы Җәмигъ мәчетен 91,7 млн сумга төзекләндерәчәкләр

Татарстанда борынгы Җәмигъ мәчетен 91,7 млн сумга төзекләндерәчәкләр
Фото: ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты

Кукмара районының Мәчкәрә авылында беренче Җәмигъ мәчете төзекләндереләчәк. Мәдәни мирас объекты XVIII гасыр ахырында төзелгән.

Төзекләндерү эшләренең бәясе 91,7 млн сум дип бәяләнә. Аларны 2024 елның 1 декабренә кадәр тәмамларга планлаштыралар. Комплекс түбә ремонтлауны, декоратив элементларны, суүткәргеч, канализация, җылыту, вентиляция, яктырту, видеокүзәтү һәм башкаларны үз эченә ала. Моннан тыш, территорияне төзекләндерү планлаштырыла. Бу хакта дәүләт сатып алулары порталындагы мәгълүматтан күренә.

Акча республика бюджетыннан бүлеп бирелгән, заказчы булып ТР Главинвестстрой тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot