news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда борылышта пропан-бутан төягән цистерна юл кырыена төшеп киткән

Юл-транспорт һәлакәте Кукмара-Мамадыш автоюлында Дүсмәт авылы тирәсендә булган.

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Мамадыш районында пропан-бутан төягән цистерна юл кырыена төшеп киткән. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Юл-транспорт һәлакәте 22 ноябрьдә Мамадышның Дүсмәт авылы янында булган. Борылышта «Скания» йөк машинасының цистернасы юл кырыена төшеп киткән. Машинаның кабинасы юлда калган.

Чакыру буенча 121 нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре килгән. Йөк машинасы-эвакуатор цистернаны тәгәрмәченә бастырган һәм машинага эләктергән.

Куркыныч йөкне икенче цистернага суыртканнар һәм йөк машинасы икенче көнне кич Казанга юл тоткан.

news_right_1
news_right_2
news_bot