Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда бөртеклеләрнең яхшы уңышы ит һәм онга бәяне элеккечә калдырган
Татарстанда бөртеклеләр уңышы ит һәм кош ите җитештерүчеләрнең азыкка киткән чыгымнарын киметкән, шул рәвешле макарон һәм онга бәяләр артмаган. Бу хакта Россия Банкының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Моннан тыш, банан, груша, цитруслылар һәм йөзем бәяләре шул килеш калды. Бу әлеге продуктларның чит илдән китерү географиясенең киңәюе нәтиҗәсендә күзәтелә. Кыяр һәм помидор бәяләренең артуы да кимеде, моны быелга һава шартларының узган елгы белән чагыштырганда яхшы килүе белән аңлаталар.
2022 елның августында Татарстанда еллык инфляция акрынаеп, 14,7 процент теркәлгән. Июль аенда ул 15,2 процент күзәтелгән булган. Татарстанда азык-төлек продуктларына бәяләрнең еллык үсеше 18,1 проценка кадәр төшкән, ә июльдә 19 процент күзәтелгән булган.
Быел инфляциянең иң югары дәрәҗәсе апрельдә булган, ул вакытта бу күрсәткеч 18,6 процент тәшкил иткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз