news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бөртеклеләрнең 84 процентын җыеп бетергәннәр

Татарстанда бөртеклеләрнең 84 процентын җыеп бетергәннәр
Фото: © "Татар-информ"

Татарстан Республикасында гомумән бөртекле культуралар 1 млн 111 мең га мәйданда суктырылган, бу урып-җыю планының 84 процентын тәшкил итә. 3 млн 95 мең тонна ашлык суктырылган. Гектардан уртача уңыш - 28,7 центнер. Бу турыда Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җиткерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Җәббаров ассызыклаганча, узган ике атна урып-җыю эшләре өчен уңай булды. Республикада борчак җыюны төгәлләгәннәр, уңыш - 17,9 ц/га, көзге бодайны суктыру төгәлләнеп килә, уңдыш – 31 ц/га. Рапс һәм шикәр чөгендере җыю дәвам итә. Рапс буенча уңыш гектардан 21 ц/га артык, шикәр чөгендере буенча — 425 ц/га.

Министр билгеләп үткәнчә, республикада ике шикәр заводы да чимал эшкәртүгә керешкән. 2 млн тоннага якын шикәр чөгендере җыеп алу планлаштырыла. Бүгенгә 80 мең тонна эшкәртелгән, 7,5 мең тонна яңа шикәр җитештерелгән. Шикәрлелек уртача 14,8 процент тәшкил итә.

Бу атнада 4 район бөртеклеләрне җыеп бетергәннәр. Әтнә районы - 60 мең тонна, уңыш - 34,3 ц/га, Спас районы - 99 мең тонна, уңыш - 28,5 ц/га. Мамадыш районы - 90 мең тонна, уңыш - 30,3 ц/га, Әлки районы 100 мең тоннадан артык, уңыш - 23,9 ц/га. Чүпрәле, Балтач һәм Буа районнарында барлык мәйданның 95 проценттан артыграгы суктырылган.

Шул ук вакытта 70 проценттан да кимрәк урып-җыю башкарган районнар бар: Азнакай (61%), Актаныш (66%), Әгерҗе (66%), Югары Ослан (67%), Чирмешән (67%), Лениногорск (68%) һәм Тукай (69%) районнары.

Министр кыскача көзге культураларны чәчү турында сөйләде, аларның оптималь сроклары ахырына якынлаша. Бүгенгә көзге культуралар 294 мең га мәйданда чәчелгән, бу пландагы мәйданнарның 58 процентын тәшкил итә. Тагын 210 мең гектар чәчеләсе бар әле. Саба һәм Әтнә районнарында көзге культуралар чәчүне төгәлләгәннәр, ә 15 районда бүгенгә барлык мәйданның 50 проценттан да кимрәге чәчелгән. Бигрәк тә Яңа Чишмә районында, Чистай һәм Алексеевск районнарында, Мамадыш һәм Азнакай районнарында чәчү эшләре күп.

Бөртеклеләрне төп җыю белән беррәттән, кышкы абзарларда терлек азыгы әзерләүне дә дәвам итәргә кирәк. Бүгенгә 447 мең тонна печән әзерләнгән, бу еллык ихтыяҗны 131 процентка тәэмин итә, һәм 2 млн 604 мең тонна сенаж - бу планнан 77 процент. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда терлек азыгы әзерләү тулысынча төгәлләнгән (821 мең тонна печән). Терлек азыгына ихтыяҗны тәэмин итү өчен тагын 111 мең га күпьеллык үләннәр җыеп алырга кирәк, шулардан 900 мең тонна сенаж әзерләү планлаштырыла.

Республиканың 11 районында күпьеллык үләннәрне өченче кат чабуга керешкән хуҗалыклар 8300 га мәйданда җыеп алганнар. Шул ук вакытта кукуруздан силос салу башланган. Бүгенгә 6200 га мәйданнан 120 мең тонна әзерләнгән. барысы 161 мең га кукуруз җыясы бар, кимендә 4,0 млн тонна силос алу планлаштырыла. Кукурузны җыя башлау сроклары массаның дымлылыгыннан чыгып билгеләнә, дип искәртте Марат Җәббаров, һәм бүгенгә дымлылык 60-70 процент тәшкил итә. Бу күрсәткечләр силос өчен кукуруз җыя башлау өчен оптималь.

Татарстан Рәисе ассызыклаганча, хәзер урып-җыюны аз югалтулар белән сыйфатлы төгәлләү мөһим. Ул шулай ук туфракны төп эшкәртүне һәм көзге чәчүне уздыруны мөһим бурыч итеп билгеләде. Һава шартларын исәпкә алып, бу эшләрне оператив рәвештә тәмамларга кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100