Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда бөртеклеләрне җыю буенча алдынгы районнарны атадылар
Татарстанда бүгенге көнгә 425 мең га бөртекле культуралар суктырылган, ягъни планнан 28 проценты. Ашлык 1,6 млн тонна тәшкил итте, уртача уңдырышлылык гектарыннан 39 центнер тәшкил итте, диде Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков Татарстан Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә әйтте. Шул ук вакытта ул бу күрсәткеч буенча алдынгы һәм артта калучы районнарны атады.
«Традицион лидер - Тәтеш районы, ул бөртеклеләрнең 43 процентын суктырган. Бу район уңдырышлылык буенча әлегә республикада беренче, гектарыннан - 55 центнер һәм иң югары уңыш - 109 мең тоннадан артык. Бу зонада иң түбән темплар Югары Ослан районында, шулай ук уңдырышлылык буенча иң түбән күрсәткеч — гектарыннан 29 ц», - диде министр. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Көнчыгыш Кама аръягында урып-җыю буенча Минзәлә һәм Актаныш районнары алда — 38 процент уңыш җыеп алынган. Уңдырышлылык буенча Минзәлә һәм Зәй районнарында иң югары күрсәткеч - гектардан 50 центнердан артык. Шул ук вакытта Тукай районында бары тик 24 процент уңыш җыелган. Аутсайдерларда шулай ук Бөгелмә һәм Баулы районнары, аларда 15 проценттан да түбәнрәк суктырылган.
Залаков шулай ук ашлык партияләрен формалаштыру һәм аны күчергәндә озату документларын булдыру процессының җитәрлек дәрәҗәдә актив булмавын әйтте.
Азык әзерләү кампаниясе турында сөйләгәндә, ул бүгенге көнгә 625 мең тонна печән һәм 3 млн тонна сенаж барлыгын әйтте. Печән буенча план 78 процентка арттырып үтәлгән, сенаж әлегә планнан - 86 процент.
«Зәй, Бөгелмә, Чистай районнарында эш югары дәрәҗәдә оештырылган, анда планлаштырылган азыкның 80 проценттан артыгы әзерләнгән. Әлки, Яшел Үзән, Алексеевск һәм Югары Ослан районнарында азык белән тәэмин ителеш түбән», - дигән министрның урынбасары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз