Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда бөртеклеләрне урып-җыю буенча әйдәп баручы районнар билгеләнде
Татарстанда бөртекле культуралар чәчелгән мәйданнарның 73 процентында диярлек игеннәр җыеп алынган. Кукурузны исәпкә алмыйча, 4 миллион тоннага якын ашлык суктырылган, уңыш гектарыннан уртача 37,5 центнер тәшкил итә. ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә шулай дип белдерде. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Муниципалитетлар белән видеоконференция элемтәсе режимында узган киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Көнбатыш Кама аръягында урып-җыюда Нурлат (92 процент) һәм Аксубай (89 процент) районнары әйдәп бара. Яңа Чишмә, Чистай һәм Спас районнары 80 проценттан артык мәйданда игеннәрне җыеп алган. Алексеевск (72 процент) һәм Әлки (75 процент) районнарына тизлекне арттырырга кирәк, дип искәртте докладчы.
Шул ук вакытта, Көнчыгыш Кама аръягында Актаныш, Түбән Кама һәм Минзәлә районнары 80 проценттан артык мәйданда игеннәрне җыеп алган. Хәер, Әлмәт районында әлеге күрсәткеч – 67, Тукай районында 66 процент кына тәшкил итә.
Көньяк-Көнчыгыш Кама аръягында Ютазы районы (73 процент) әйдәп бара. Бөгелмә (57 процент) һәм Баулы (46 процент) урып-җыю темплары буенча – тәнкыйть зонасында, дип билгеләп үтте министр.
Идел алды зонасында Тәтеш, Югары Ослан һәм Яшел Үзән районнары урып-җыю эшләрен – 85, Буа районы 80 процент мәйданда башкарган. Республикада бөртеклеләрдән иң югары уңыш нәкъ менә Тәтеш районында (гектарыннан – 49,1 центнер) күзәтелә, дип искәртте Җәббаров. Кама Тамагы районында игеннәр әлегә – 58, Чүпрәле районында 64 процент мәйданда гына җыеп алынган.
Бүген Кама алды зонасында Әтнә районында бөртеклеләрне урып-җыю эшләре төгәлләнеп килә. Районда 71 мең тонна ашлык суктырылган, уңыш гектарыннан уртача 37,5 центнер тәшкил итә. Уракка соңрак керешсәләр дә, Кукмара районында игеннәр – 81, Балтач районында 80 процент мәйданда җыеп алынган. Әгерҗе районында әле 60 процент мәйданда гына эш башкарылган. Өстәвенә, биредә уңыш республика буенча иң түбәне – гектарыннан 27,3 центнер. Мамадыш районында бөртеклеләрне әле 31 процент мәйданда (3,7 мең гектар) җыеп аласы бар, дип өстәде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз