Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда бөртеклеләр мәйданының 56 проценты суктырылган
Бүгенге көнгә Татарстанда бөртекле культуралар мәйданының 56 проценты суктырылган – 1 228 000 гектарның 691000 гектары. 2 866 000 тонна ашлык суктырылган, ә уртача уңыш гектардан 41,5 центнер чыга, дип сөйләде төбәк Хөкүмәте Йортында традицион киңәшмәдә ТР премьер – министры урынбасары - Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.
Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, киңәшмәне барлык муниципалитетлар катнашында видеоэлемтә белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Докладчы соңгы ике атнада төбәктә 226 мең гектар мәйданда 886 мең тонна ашлык суктырылуына игътибар итте. Мондый темпны ул һава шартлары белән аңлатты. Кайбыч, Спас һәм Чистай районнарында барлык мәйданның якынча 80 проценты суктырылган.
Урып-җыю эшләре башланганнан бирле хуҗалыкларга ялланган 284 комбайн җәлеп ителгән. Соңгы ике атнада шундый 18 машина эшкә җигелде (Ставрополь краеннан, Мәскәү һәм Ростов өлкәләреннән).
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчесе сүзләренчә, көзге культураларны чәчүгә республиканың барлык районнары да диярлек керешкән. Планлаштырылган 500 мең гектар көзге культураның 66 мең гектары, ә көзге рапс 25 мең гектар мәйданда чәчелгән. Чәчүлек кырларында үсентеләр бар инде, диде Марат Җәббаров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз