news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бөртекле культураларны урып-җыю эше тәмамланып килә

Татарстанда бөртекле культураларны урып-җыю эше тәмамланып килә
Фото: «Татар-информ», Солтан Исхаков

Татарстанда бөртекле культураларны урып-җыю төгәлләнү стадиясендә: 40 мең гектар чамасы мәйданны суктырасы калган. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте. Аның сүзләрен ТР Рәисе матбугат хезмәте китерә.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырган киңәшмәгә видео-конференц-элемтә аша барлык районнар кушылды. Фикер алышуда ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, республикада 1 млн 188 мең га мәйданда бөртеклеләр суктырылган, бу барлык мәйданның 97 процентын тәшкил итә. 4,5 млн тонна ашлык суктырылган, уртача уңыш – 38 ц/га.

Бөртекле культуралардан 44 мең гектардан кукуруз җыеп аласы калган. Урып-җыю 13 районда төгәлләнгән, ә тагын 10 районда шушы көннәрдә тәмамланачак.

Шуны да әйтеп узыйк, 13 сентябрьдән республикада традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды. Алар Казанның 14 мәйданчыгында, Чаллы һәм Яшел Үзән районнарының ике мәйданчыгында, Түбән Кама районының өч мәйданчыгында, шулай ук төрле ешлык белән муниципаль районнарда уза.

news_right_1
news_right_2
news_bot