Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда болытлы һәм яңгырлы көннәр
Ноябрьнең икенче яртысында да һава торышы аномаль җылы кала
(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстанда болытлы һәм яңгырлы көн булачак. Әмма ноябрьнең икенче яртысында да һава торышы аномаль җылы кала – температура 5-6 градуска нормадан югары булачак, дип вәгъдә итә синоптиклар.
Россия гидрометеорология үзәге ноябрьнең икенче декадасына температура режимы фаразын төзегән. Шулай итеп, Татарстан территориясендә аномаль җылы температура булачак.
Иртәгә Татарстан территориясендә алмашынучан болытлы һава. Төнлә урыны белән, ә көндез күпчелек районнарда яңгыр явуы көтелә. Төнлә 1-6 градус җылы, көндез 3-8 градус җылы булуы көтелә.
Казанда алмашынучан болытлы һава, явым-төшем көтелә. Төнлә температура 3-6 градус җылы тәшкил итә, көндез – 5-8 градус, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз