news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда болытлы һәм салкын һава торышы саклана

Төнлә һәм иртән аязган вакытта термометрның терекөмеш баганасы -19 градуска кадәр төшәчәк.

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 17 декабрьдә, Татарстан территориясендә аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Урыны белән бераз кар көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республикада төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә һава температурасы -9..-14 (аязган вакытта -19 градуска кадәр), көндез -3..-8 градус тәшкил итәчәк. Юлларда бозлавык хасил булачак.

Татарстанга салкын һава алып килгән антициклон төбәктәге һава торышын 22 декабрьгә кадәр билгеләячәк.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100