news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда болытлы һава торышы һәм +17 градус җылы фаразлана, явым-төшем көтелми

Татарстанда болытлы һава торышы һәм +17 градус җылы фаразлана, явым-төшем көтелми
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Якшәмбе, 3 майда, Татарстанда болытлы һава торышы фаразлана, сизелерлек явым-төшемнәр көтелми, дип хәбәр итте ТР Гидрометеорология үзәге. Җил секундына 6-11 метр тизлек белән көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан исәчәк.

Төнлә республикада һава температурасы -3..+2 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез һава +12..+17 градуска кадәр җылыначак.

Казанда төнлә 0..+2 градус булды. Көндез республика башкаласында +14..+16 градуска кадәр җылытачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot