news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда болытлы һава торышы һәм +12 градуска кадәр җылы булуы көтелә

Татарстанда болытлы һава торышы һәм +12 градуска кадәр җылы булуы көтелә
Фото: © "Татар-информ", Рамил Гали

Якшәмбе Татарстанда аязучан болытлы булачак. Төнлә урыны белән бераз яңгыр ява, әмма көндез синоптиклар явым-төшемсез һава торышы фаразлый. Бу хакта Гидрометеорология үзәге сайтында хәбәр ителә.

Җил төньяк-көнбатыштан, секундына 5-10 метр тизлектә исә, төнлә урыны белән җил тизлеге секундына 13 метрга җитте. Төнлә һава температурасы нульдән -2 градуска кадәр төште, көндез термометр баганасы +7.. +12 градус күрсәтәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot