news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда болытлы һава торышы көтелә

Иртәгә кар явачак, урыны белән буран булуы мөмкин.

Татарстанда болытлы һава торышы көтелә
архив

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Иртәгә, 4 март көнне, Татарстанда болытлы һава торышы көтелә, көндез аязып китәргә дә мөмкин. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Бераз кар явачак, урыны белән буран булуы мөмкин. Юлларда - бозлавык.

Кичен һәм төнлә термометр баганасы - 14кә, ә көнчыгыш районнарда – 18 градуска кадәр төшәчәк. Көндезге сәгатьләрдә республика буенча һава температурасы -2дән алып -7 градуска кадәр тәшкил итәчәк.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot