Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда Болгар, Казан ханлыгы чоры каберташлары музее ачылырга мөмкин
Борынгы каберташлар тупланган каталог унбиш томлык булып бастырылачак.
(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанда Болгар, Казан ханлыгы чоры каберташларын музеен булдыру күздә тотыла.
«Болгар дәүләте һәм Казан ханлыгы чоры ташлары әле дә исән. Бөтен дөньяда шундый тәҗрибә бар: иске таш музейга куела, ә аның урынына күчермәсе ясап куела. Бәлки, киләчәктә шундый музей да булыр. Нөсхәләрне киләчәк буынга күреп калырга мөмкинлек булыр иде», — диде Татарстан Фәннәр Академиясе академигы Дания Заһидуллина.
Аның әйтүенчә, Мирасханә язма һәм музыкаль мирас үзәгендә каберташ язмаларыннан торган каталоглар бар, аларны 1940-1950 еллардан ук галимнәре туплаган булган. «Шуларны җыеп, бастырып чыгару проекты бар. Без аны тормышка ашырырбыз дип уйлыйбыз. Якынча унбишләп китап чыгару күздә тотыла», — диде галимә.
Филология фәннәре кандидаты Азат Ахунов соңгы дүрт елда илледән артык зиратларны өйрәнгән: Киров, Самара, Саратов өлкәләре, Казахстан, Үзбәкстан. «Барлыгы 80гә якын авыл зиратларын йөреп чыктык. Җыйган мәгълүматлар буенча электрон каталогны төзү эшләре бара», — дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
«Хәзерге вакытта Татарстанда өч меңгә якын зират бар, шуларның 500е — тарихи зират булып санала. Җир астында күмелеп калган ташлар да бар, алар әйбәтрәк сакланган. Иң борынгы каберташ XIII гасырга карый, без, нигездә, XVIII–XIX гасыр каберташларын өйрәнәбез», — диде Азат Ахунов хәбәрчегә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз