news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бөер синдромы белән геморрагик бизгәк очраклары арткан

Сезон башланганнан бирле Татарстанда бөер синдромы белән геморрагик бизгәк йоктыруның 190 очрагы теркәлгән. Авыручылар саны узган ел белән чагыштырганда 20 процентка күбрәк.

Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«Бөер синдромы белән геморрагик бизгәк авыруы очраклары арту күзәтелә. Бу кимерүчеләр өчен уңайлы һава торышы шартларына бәйле, аларның саны быел аеруча күп. Алар арасында йогышлы авырулы хайваннар шактый», – дип сөйләде Авдонина.

Роспотребнадзор вәкиле бакча участокларын тычканнарга каршы эшкәртү мөһимлеген билгеләп узды.

news_right_1
news_right_2
news_bot