news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Ватан сугышында хәбәрсез югалган 33,5 мең кеше хакында мәгълүмат табылган

Әлеге исемлек «Хәрби дан клубы» ассоциациясе сайтында урнаштырылган.

Татарстанда Ватан сугышында хәбәрсез югалган 33,5 мең кеше хакында мәгълүмат табылган
"Татар-информ" архивыннан

«Хәрби дан клубы» ассоциациясе рәисе Михаил Черепанов хәбәрсез югалган 33,5 мең кеше турында мәгълүмат табуларын әйтте. Бу эш Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча башкарылган.

«Якташларыбыз беркая да югалмаган, алар турындагы мәгълүмат Эчке эшләр министрлыгы һ.б. архивларында яшерелгән булган. Без аларны әле генә ачыкладык. Исемлекләрне тарата башладык. Алар турындагы мәгълүмат гаиләгә барып җитсен иде», - диде ул Бөтендөнья татар конгрессында очрашуда.

  • Исемлекне шушы сылтамага басып карап була.

«2000 елда Төрекмәнстанда «фронтка киткән кеше хыянәтче булмаса, һәлак булганны танырга» дигән указ имзаланган иде. Минтимер Шәймиев Татарстан Президенты булган вакытта 1990 елларда Татарстан Министрлар Кабинеты шулай ук безнең үтенеч буенча шундый карарны кабул итте. Моны гадел булды дип саныйм. Кызганыч, хәзер «хәбәрсез югалды» дигән сүзләр Хәтер китабына кертелә», - диде белгеч.

Михаил Черепанов сугышта һәлак булган бабаларны исән яки һәм хәбәрсез югалган дип санаудан туктыйк дип, туган якны өйрәнүче, тарихчы, юристларга мөрәҗәгать итте. «Филолог буларак аңлатам: хәбәрсез югалгансың икән, димәк, син начар кеше. Бу тамганы Ватанны саклаучыларга кую, моның белән горурлану дөрес түгел», - дип саный ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100