news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 200гә якын Бөек Ватан сугышы ветераны Җиңү көненә түләү алды

Апрельдә Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге Бөек Ватан сугышында катнашкан 194 кешегә пенсия белән 10 мең сум түләгән. Ел саен Җиңү көненә багышланган түләү РФ Президенты Владимир Путин кушуы буенча 2019 елдан бирле башкарыла. Бу хакта фонд матбугат хезмәтендә билгеләп үттеләр.

«Мондый адреслы ярдәм ветераннар өчен генә түгел, безнең өчен дә мөһим. Ул якташларыбызга күрсәткән батырлыклары һәм илебез өчен катлаулы чорларда фидакарь хезмәтләре өчен чираттагы мәртәбә рәхмәт әйтергә, аларга беркем дә онытылмады, бернәрсә дә онытылмады, дип әйтергә мөмкинлек бирә», - диде Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Түләүләр актив режимда – фондның Татарстан бүлегендә булган мәгълүматларга нигезләнеп башкарыла. Шуңа күрә ветераннарга, аларның якыннарына яки вәкилләренә мөстәкыйль рәвештә нинди дә булса гариза бирергә кирәк булмаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100