news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Бөек Ватан сугышына багышланган мәдәни мирас объектларын тәртипкә китерәләр

Татарстанда Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган мәдәни мирас объектларында тәртип урнаштырылачак. Бу эшләрне әлеге объектларны саклау комитеты һәм Татарстанның Мәдәни мирас үзәге хезмәткәрләре республикада уздырыла торган өмәләр кысаларында үткәрәчәк.

Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, җыештыру чаралары 9 майга кадәр дәвам итәчәк.

Беренче өмәне Казанның Арча зиратында үткәрделәр, анда төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты 1941-1945 елларда «Казан шәһәре эвакогоспитальләрендә яралардан һәм авырулардан үлгән совет сугышчылары каберләре» урнашкан. Анда хезмәткәрләр генераль җыештыру эшләрен башкарды.

«Бүгенге акция - мәдәни мирасны саклау турында гына түгел, ә Ватанны саклаучылар елында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алу һәм зур хөрмәт күрсәтү мөмкинлеге дә ул. Бу безнең чыннан да изге бурычыбыз», - диде комитет рәисе Иван Гущин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100