Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда Бөек Ватан сугышы ветераннарына 100әр мең сум түләячәкләр
Татарстанда 2026 елда Бөек Ватан сугышында катнашкан аерым категория гражданнарга бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү башкарылачак. ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның тиешле указы республиканың рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырылган.
Түләү 100 мең сум күләмендә билгеләнгән һәм Бөек Ватан сугышы инвалидлары, шулай ук «Ветераннар турында» федераль законда күрсәтелгән затлар арасыннан булган ветераннар өчен билгеләнгән.
Документта билгеләп үтелгәнчә, чара Татарстан Республикасы территориясендә даими яшәүче сугышта катнашучыларга өстәмә социаль ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз