news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Бөек Ватан сугышы елларындагы оешмаларның архив күргәзмәсен ачарга телиләр

2025 елда Татарстанда Бөек Ватан сугышы елларында эшләгән барлык учерждение, предприятләрнең архив материаллары күргәзмәсен булдырырга телиләр. Бу тәкъдимне ТР Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева ТР Министрлар Кабинетында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында әйтте.

«Предприятиеләрнең архив материаллар күргәзмәсен булдыру мөһим, дип саныйбыз. Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан ТР профсоюзлары предприятиеләр белән берлектә совет халкының нацизмны җиңүе тарихына кергән һәр хезмәткәрнең истәлеген саклау һәм исемен мәңгеләштерү буенча эшләр башкарыла», – диде Ләйлә Фазлыева.

Ул шулай ук 2024 елда Ленинградны фашист блокадасыннан азат итүгә 80 ел булуын да искәртеп узды.

«Санкт-Петербургта яшәүче татарстанлылар шәһәр хөкүмәтеннән мактау билгеләре һәм Татарстан Рәисеннән бүләкләр алдылар. Республикада блокадалы Ленинградтан эвакуацияләнгән һәр заводның тарихы сакланган. Дәүләт оптика-механика заводы сугыштан соң да Татарстанда кала. Зур өлеше өчен заводка хезмәт батырлыгы исеме бирелгән», – дип сөйләде Ләйлә Фазлыева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100