Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда Бөек Җиңүнең 81 еллыгы ничек узачак?
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы быел Россиядә игълан ителгән Халыклар бердәмлеге һәм Татарстанда игълан ителгән Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакярлеге елы кысаларында уза.
Россиядә 9 Май – Бөек Җиңү бәйрәменә әзерлек бара. Татарстанда бу бәйрәмнең ничек үткәрелүе турында ТР Министрлар Кабинетында брифингта сөйләделәр.
Илдус Мостюковка һәйкәл ачылачак
Республика Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны якынлашып килүче Җиңү бәйрәме – 9 Май белән котлады. «Бу – бөтен илнең яраткан бәйрәме. Ул һәр йортта югары дәрәҗәдә билгеләп үтелә», – диде ул.
Вице-премьер билгеләп үткәнчә, республикада Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы – 9 Майга әзерлек күптән башланды. «Ел башыннан барлык учреждениеләрдә хәтер чаралары үткәрелә. Традицион кыйммәтләрне саклауга багышланган чаралар оештырыла. Республиканың барлык учреждениеләре тарихи әһәмияткә ия шәхесләрне һәм вакыйгаларны мәңгеләштерү комиссиясе үткәрә торган чараларда катнаша», – дип белдерде Ләйлә Фазлыева.
Фото: © prav.tatarstan.ru
Җиңү көне алдыннан Казанда Социалистик Хезмәт Герое Илдус Мостюковка һәйкәл ачылачак. «Илдус Мостюков исеме республикадан һәм Россия Федерациясеннән читтә дә билгеле. Аңа барыбыз да ихтирам белән карый. Һәйкәл аңа дан символы булып торачак», – дип әйтте Ләйлә Фазлыева.
- Илдус Мостюков — Татарстанның генераллар советы мактаулы әгъзасы, Казан электрофизика, соңрак «Радиоэлектроника» дип исемләнгән фәнни-тикшеренү институты мактаулы директоры, Казанның мактаулы гражданины. Россиянең «Пароль» (икенче төрле «свой-чужой») гомумгаскәри радиолокацион танып белү системасын булдырган генераль конструктор. Дәүләт иминлеге системасы әле дә Армиядә кулланыла.
Татарстанда 92 фронтовик яши
Татарстанда 5534 Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне һәм сугышта катнашучыларның 1017 тол калган хатыны яши. Безнең арада сугыш михнәтләре шаһитләре – 92 фронтовик гомер кичерә. Әлеге мәгълүматларны Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова җиткерде.
Ул соңгы ун елда сугышта катнашкан исән ветераннар саны ун тапкыр диярлек кимегәнен искәртте.
Министрлык белешмәсе нигезендә, бүгенге көнгә 21 сугыш инвалиды, сугышта катнашып, инвалид булган 51 кеше, Бөек Ватан сугышы елларында хәрби хезмәтен хәрби частьләрдә, хәрби уку йортларында узган 20 кеше, «Камалыштагы Ленинградта яшәүчегә» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән 64 кеше, концлагерьларда тоткын газапларын кичкән 77 кеше яши.
Эльмира Зарипова сүзләренчә, республикада 310 Бөек Ватан сугышы ветераны 100 яшьтән узган.

Бөек Ватан сугышы ветераннарына ярдәм чаралары
Министр Татарстан ветераннарына республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән бүләкләр тапшырылуын әйтте. Сугыш ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә, һәлак булган ветераннарның тол калган хатыннарына тапшыру өчен, муниципаль берәмлекләргә азык-төлек җыелмалары һәм бәйрәм открыткалары җибәрелгән.
«РФ Президенты Указы нигезендә, быел апрельдә Җиңү Көненә Социаль фонд тарафыннан махсус түләү гамәлгә ашырылган», – диде Эльмира Зарипова.
Ярдәм чаралары турында әйткәндә, республикада сугыш ветераннарына төрле ярдәм чаралары гамәлдә. Аларга медицина ярдәме чиратсыз күрсәтелә, дару препаратлары бушлай бирелә, диспансеризация үткәрелә, санатор-курорт дәвалау, техник реабилитация мөмкинлекләре бар.

Министр сугыш ветераннарына торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә 50 процентлык ташлама, протез-ортопедия эшләнмәләре белән бушлай тәэминат һәм су транспортында бушлай йөрү кебек хезмәтләр булуын искәртте.
Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары, аларны озата баручылар шәһәр яны тимер юл транспортында бушлай йөри.
Тыл хезмәтчәннәренә Татарстан бюджетыннан ай саен акчалата түләү каралган.
Эльмира Зарипова торак белән тәэмин итү һәм торакка ремонт үткәрү кебек ярдәм чараларына тукталды.
«Россия Президенты Указы гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле Татарстанда 19 148 Бөек Ватан сугышы ветеранының торак шартлары яхшыртылган», – диде министр.
Фото: © prav.tatarstan.ru
«Хәрби батырлык белән янәшә хезмәт каһарманлыгы да зур әһәмияткә ия»
Казанда быел Җиңү бәйрәме ничек билгеләп үтеләчәге турында Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Абзалов сөйләде.
«Бәйрәм чаралары башланды. Алар киңкүләм төстә үткәрелә. Бу – ветераннарга карата хөрмәт күрсәтү һәм рәхмәт белдерү көннәре. Хәрби батырлык белән янәшә хезмәт каһарманлыгы да зур әһәмияткә ия. Татарстанда ике шәһәр – Казан һәм Яшел Үзән хезмәт фидакярлеге шәһәрләре булып санала», – диде Азат Абзалов.
Ул мәктәп музейларында Бөек Ватан сугышы һәм махсус хәрби операция ветераннары хөрмәтенә экспозицияләр яңартылганын билгеләп узды. Җиңү паркында чәчәкләр салу тантаналары башланды.
8 майда Казанда ел да уза торган «Парад у дома ветеранов» акциясе узачак. Урамнар һәм мәйданнар буйлап тарихи техника узачак. Алар ветераннар йорты янында туктаячак.
«9 майда чаралар Архангельск һәм Арча зиратларында, Җиңү Паркында хәрби каберлекләргә һәм хезмәт фидакярлеге мемориалларына чәчәкләр салудан башлана. Аннары Казан гарнизоны гаскәрләренең тантаналы йөреше узачак. Меңъеллык мәйданында иҗтимагый оешмаларның патриотик юнәлешле күргәзмәсе оештырылачак, тарихи һәм заманча хәрби техника күрсәтеләчәк. Техника көне буе мәйданда торачак», – дип билгеләп узды Азат Абзалов.
Казан гарнизоны гаскәрләре йөрешеннән соң, татарстанлыларның Бөек Җиңүгә керткән өлешен гәүдәләндерә торган театральләштерелгән композиция көтелә. «Парадта Татарстанның хезмәт фидакярлеге предприятиеләре вәкилләре катнашачак, аларның хезмәт батырлыгы күрсәтеләчәк», – диде Азат Абзалов.

9 майда шулай ук «Үлемсез полк» йөреше оештырыла. Кичке 19:00 сәгатьтә бәйрәм концерты була. «Поющая Казань» акциясендә «Волга-Волга» төркеме, Салават Фәтхетдинов һәм башка танылган җырчылар чыгыш ясаячак.
Моннан тыш, 9 майда Бауман урамында 81 ел элек оештырылган Җиңү Көнен бәйрәм итү реконструкциясе үтәчәк.
22:00 сәгатьтә Казансу акваториясендә алты ноктадан бәйрәм салюты аттырыла. Аны Казансу яр буйларыннан күзәтеп булачак. Салюттан соң махсус җәмәгать транспорты оештырылган.
9 Май бәйрәменнән соң да зур чаралар көтелә. Шуларның берсе – 16 майда Совет районында тарихи һәм эзләнү эше клублары реконструкторлары белән «Бой после Победы» реконструкциясе.
Азат Абзалов куркынычсызлыкны тәэмин итү максатыннан тикшереп керткәнлектән, республика халкы һәм кунакларына бәйрәм чараларына иртәрәк килергә киңәш итте.
«Җиңү көне ул – Хәтер, кайгы, шатлык көне»
Ләйлә Фазлыева бүген Татарстанда 353 Советлар Союзы Герое исәпләнүен, аларның 185е чыгышы белән Татарстаннан булганын, 168 кеше язмышы Татарстан белән бәйле кешеләр булуын әйтте. 51 Тулы Дан ордены кавалеры. «Аларның исемнәре урам атамаларында, скверларда, һәйкәлләрдә, мемориалларда, һәм, әлбәттә, безнең хәтерләрдә мәңгеләштерелгән», – диде Ләйлә Фазлыева.
«Җиңү көне ул – Хәтер, кайгы, шатлык көне. Бу вакыйганы барлык яшьләр, республиканың яшь буыны дөрес аңларга тиеш», – диде Фазлыева.
Яшьләр эшләре министры вазифаларын башкаручы Владислав Усанов яшьләр оешмаларында патриотлык тәрбияләүгә зур игътибар бирелүен билгеләп узды. 67 студент эзләнү отрядларында 1200дән артык кеше катнаша.
Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина Җиңү көненә формаль караштан китү, традицион кыйммәтләрне тирән аңлау хисен уяту максаты торганын ассызыклады.
Ул «Геройларга тиңләшү» бөтенроссия акциясе турында әйтте. «20 апрельдән 9 майга кадәр барлык муниципаль районнарда ветеран йортлары янында парадлар уза, укучылар, яшьләр истәлекле бүләкләр тапшыра. Акция адреслы характер йөртә», – диде Алсу Әсәдуллина.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Җиңү бәйрәме көнендә түбәндәге чаралар узачак
Казан Кремлендә:
10.00 сәгатьтә бәйрәм программасы оештырыла. «Җиңү вальсы» патриотик акциясе узачак. «Геройлар дивары» мемориаль стенды урын алачак, шунда ук фронтовик туганның фотосын чыгартып, экспозициядә урнаштырып булачак. Мастер-класс булачак.
Кичен 17.00 сәгатьтә «Өйгә Җиңү белән...» вокаль-хореографик спектакле күрсәтеләчәк.
Татарстан Милли музеенда «Әдәби тыл» һәм «Советлар чоры Татарстаны» экскурсияләре, квестлар үткәреләчәк.
6 майда Татарстанда булдырылган һәм Берлинны штурмлаган 146нчы укчылар дивизиясенең 280нче артиллерия полкы байрагы чыгарылачак.
Милли китапханәдә китап күргәзмәләре, квестлар, хәрби-тарихи уеннар, лекторий узачак.
Зөя утрау-шәһәрендә «Җиңүгә багышлана» мәйданчыгы, «Сугыш йөзләре» күргәзмәсе оештырыла.
Театрлар Җиңүгә багышланган постановкаларын күрсәтә.
Әлмәт драма театры Будапештта фестивальдә «Өзелгән көй» спектакле белән чыгыш ясый.
Җиңү Паркында Казан кадетлары, юнармеецлар сафларга тезелеп, сугыш темасына җырлар башкарачак.
«Фанфары Победы» балалар фестивале гала-концерты узачак.
Концерт программасы әзерләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз