Татарстанда «БМВ» автомобиле юл читенә төшеп киткән, өч кеше зыян күргән
Авария кичә иртән республиканың Алабуга районында – М7 трассасында булган.

(Казан, 3 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда «БМВ» автомобиле юл читенә төшеп киткән, өч кеше (хатын-кыз һәм ике бала) зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына аварияне күргән кешеләр хәбәр итте.
Алар әйтүенчә, авария кичә иртән республиканың Алабуга районында – М7 трассасында булган. Билгесез сәбәпләр аркасында, «БМВ» автомобиле юл читенә төшеп киткән һәм әйләнеп капланган. Машинада өч балалы гаилә (сабыйларның кечкенәсенә бер яшь тирәсе) булган.

«Юл һәлакәтендә балаларның әнисе һәм ике сабый (кыз һәм бер яшьлек малай) зыян күргән», - дип белдерде аварияне күргән кешеләр.