Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда БМОның Европа икътисади комиссиясе Урманнар һәм урман хуҗалыгы тармагы комитеты 72 нче сессиясен үткәрә
Әлеге халыкара чара Казанда РФ Хөкүмәте тәкъдиме белән үткәрелә
(Казан, 18 ноябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казанның “Корстон” комплексында Берләшкән Милләтләр Оешмасының Европа икътисади комиссиясе Урманнар һәм урман хуҗалыгы тармагы комитеты, Россия урман хуҗалыгы федераль агентлыгы, РФ Тышкы эшләр министрлыгы һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә, 72 нче сессиясен уздыра башлады. Аның эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнаша. Татарстан Республикасында әлеге халыкара чара 21 ноябрьгә кадәр бара һәм ул нәкъ менә РФ Хөкүмәте тәкъдиме белән Казанда үткәрелә.
Аерым алганда, глобаль һәм региональ масштабта “яшел” икътисад шартларын формалаштыруда урман секторының мөмкинлекләрен бәяләү һәм шунда катнашу юлларын барлау турында сүз барачак. Сессия барышында 2015 елдан соң үсеш өлкәсенең көн тәртибендә урманнарның роле, “яшел” икътисадны үстерүдә урман секторының өлешен урман товарлары базарын еллык күзәтү нәтиҗәләре нигезендә әлеге базардагы вазгыять буенча фикерләшү юлы белән үлчәү, урман секторы өчен “яшел” икътисадны үстерү шартларында Рованиеми эшләр планын гамәлгә ашыру, урман янгыннары белән идарә итү буенча проект мәсьәләләре карала. Шулай ук глобаль һәм региональ дәрәҗәләрдә урманнан тотрыклы рәвештә файдалану һәм урманнар буенча хисап тапшыру, урман хуҗалыгын үстерү преспективалары хакында алга таба тикшеренүләр циклы өчен сәясәт мәсьәләләре, БМОның урманнар буенча форумының 11 нче сессиягә (Нью-Йорк, 2015 елның мае) керткән өлеше һ.б. турында сүз була. Сессиянең соңгы көнендә, 21 ноябрьдә, форумда катнашучылар Саба районы Урман хуҗалыгына, андагы эшләр һәм мөмкинлекләр белән танышу максатында, сәфәр чыгачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз