Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда бизнесны салым системасы алышынуга әзерләү чаралары сериясе узачак
Декабрь азагында Татарстан Республикасының дүрт шәһәрендә «Салымнар турында диалоглар» конференцияләре сериясе узачак. Әлеге чаралар салым законнары, бухгалтерия һәм финанслар өлкәсендәге әйдәп баручы белгечләрне берләштерәчәк.
Конференцияләрнең спикерлары:
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының эшмәкәрлекне үстерү департаменты директоры урынбасары Эмиль Хисмәтов;
«Татарстан Республикасы сәүдә-сәнәгать палатасы» берлеге рәисенең икътисади мәсьәләләр буенча урынбасары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитетының эксперт советы әгъзасы, Россия Федерациясе сәүдә-сәнәгать палатасы каршындагы салым законнарын һәм хокук куллану практикасын камилләштерү эксперт советы әгъзасы Сергей Карпухин;
«ТР Эшмәкәрлекне яклау фонды» оешмасы генераль директорының беренче урынбасары, «Минем бизнес» үзәге җитәкчесе Линара Борһанова;
эшмәкәр, Виллавиль һәм 44bureau компанияләренә нигез салучы, бизнес-консультант Таһир Галимов;
Россиянең «ГлавБухЭксперт» агентлыгы җитәкчесе һәм гамәлгә куючысы, «Россиянең эшлекле хатын-кызлары һәм ир-атлары» гомумроссия иҗтимагый оешмасының ябык халыкара клубы әгъзасы, салымнар өлкәсендә 27 елдан артык тәҗрибәсе булган эксперт Елена Кыямова.
Конференцияләр түбәндәге шәһәрләрдә узачак:
- Чаллы, 18 декабрь, 10:00 сәгать. Үткәрү урыны: Машина төзелеше урамы, 91А, «Точка кипения»;
- Әлмәт, 22 декабрь, 10:00 сәгать. Үткәрү урыны: Тельман урамы, 57, Креатив процесслар фабрикасы;
- Казан, 23 декабрь, 10:00 сәгать. Үткәрү урыны: Петербург урамы, 28, Эшмәкәр йорты;
- Түбән Кама, 25 декабрь, 10:00 сәгать. Үткәрү урыны: Урман урамы, 53, БАЗА креатив индустрия үзәге.
Чараларда катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк. Бизнеска ярдәм итү чаралары турында шулай ук 8 (843) 524-90-90 номерына шалтыратып белергә була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз