news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бизнеска ярдәм күрсәтү өчен 25 миллиард сумнан артык акча юнәлдерәчәк

Ике ай дәвамында республиканың 200гә якын предприятиесенә акчалата ярдәм күрсәтү күздә тотыла.

Татарстанда бизнеска ярдәм күрсәтү өчен 25 миллиард сумнан артык акча юнәлдерәчәк

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда бизнеска ярдәм күрсәтү максатыннан 25 миллиард сумнан артык акча юнәлдерү күздә тотыла. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова онлайн-брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Россия Федерациясендә ил Президенты һәм РФ Хөкүмәте йөкләмәсе буенча кулланыла торган ярдәм чаралары пакеты кысаларында республика да үзенең өстәмә чараларын кертә. Алар бүгенге көндә зыян күргән тармакларга булышлык күрсәтүгә юнәлдерелгән. Тулаем алганда, республика пандемия чорында кабул итә торган чаралар пакетыннан чыгып, Татарстанга бизнеска ярдәм күрсәтү максатыннан 25 миллиард сумнан артык акча юнәлдереләчәк», - дип искәртте Галимова.

Ул дүшәмбедән зыян күргән тармаклар федераль исемлегенә кермәгән оешмаларга ярдәм күрсәтү буенча республика программаларында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлавын билгеләп үтте. Аларга булышлык күрсәтүгә бүленгән акчаларның гомуми күләме 1,3 миллиард сум тәшкил итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100