news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда "Бизнес класс" программасын тәмамлаучыларга дипломнар тапшырылды

Дипломнарны Рөстәм Миңнеханов, Герман Греф һәм Карло Бьондо тапшырды.

(Казан, 18 ноябрь, "Татар-информ") "Бизнес класс" программасын тәмамлаучыларга бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Саклык банкы дарәсе рәисе Герман Греф һәм ЕМЕА (Европа, Якын Көнчыгыш һәм Африка) регионында Google компаниясенең стратегик партнерлык буенча президенты Карло Бьондо дипломнар тапшырдылар. Әлеге чара республиканың югары технологияләр өлкәсендәге технопарк – IT-парк мәйданчыгында Казанда узды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Дипломнар тапшыру чарасы Google һәм Саклык банкының уртак белем бирү проектын гамәлгә ашыруның беренче нәтиҗәләрен чыгаруга әйләнде. Проектка Татарстан Республикасы Хөкүмәте дә җитди ярдәм күрсәтте.

"Бизнес-класс" проекты быел апрель аенда Татарстанда гамәлгә ашырыла башлады. Проектта катнашырга теләүчеләр аның сайтында (www.business-class.pro) 30 мең гариза калдырган. Барысы 20 меңнән артык кеше уникаль программа буенча белем ала башлады, программа нигезендә эшкуарлар һәм булачак эшкуарлар өчен экспертлар белән практик дәресләр каралган.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгышында хәбәр иткәнчә, 4500 кеше программа буенча уңышлы гына белем алу курсын тәмамладылар. Без 14 меңнән кешегә бизнес нигезләрен өйрәтә алырбыз дип хыялланмаган да идек, диде Рөстәм Миңнеханов, бу чыннан да югары профессиональ программа.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бизнесны үстерү өчен кирәкле инфраструктура һәм акча булуы гына җитми, иң әһәмиятлесе – кеше. Ул билгеләгәнчә, "Бизнес-класс" программасында бизнес ачарга һәм аны үстерергә теләгән кеше өчен җитәрлек белем бирелә. Әлеге белем бирү нәтиҗәләрен без якындагы перспективада күрә алачакбыз, диде Татарстан Президенты.

ЕМЕА (Европа, Якын Көнчыгыш һәм Африка) регионында Google компаниясенең стратегик партнерлык буенча президенты Карло Бьондо үз чиратында билгеләгәнчә, Татарстан "Бизнес-класс" проекты гамәлгә ашырылган Россия төбәкләре арасында беренчесе булды. Ул да проектның уңышлы булуын ассызыклады. Проектта катнашучылар арасында төрле һөнәрләр ияләре катнашты – авыл хуҗалыгыннан башлап белем бирү өлкәсендәгеләргә кадәр. Катнашучыларның уртача яше – 26. Программада теркәлүчеләрнең күбесе – хатын-кызлар (60 процент).

Саклык банкы идарәсе рәисе Герман Греф Google компаниясе җитәкчелегенә инициативалары өчен рәхмәт әйтте. Ул шулай ук ассызыклаганча, Татарстан Республикасы очраклы гына программаны гамәлгә ашыру урыны булмады. Герман Греф фикеренчә, биредә идеяне билгеләү һәм аны тормышка ашыру арасында кыска вакыт уза. Безне Татарстан белән озак вакытлы һәм дустанә мөнәсәбәтләр бәйли, диде Греф.

Шуннан Герман Греф "Үсешкә омтыл яки үләчәксең" темасына лекция укыды. Мисал итеп ул хәзерге вакытта ябылган Nokia компаниясен китерде. Компания, тиешле вакытта заман таләпләренә туры килеп үзгәрмәгәнгә, үзенең гадәттәге һәм уңышлы бизнесын югалтты, диде Герман Греф, чөнки дөнья бүген бик тиз үзгәреп тора.

Аннары сорау-җавап формасында очрашу дәвам итте, эшкуарлар Рөстәм Миңнехановка, Герман Грефка һәм Карло Бьондога сораулар бирделәр.

Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов республикада түрәләр өчен яңа мәгариф программасы көтелгәне турында хәбәр итте, аны Google компаниясе оештырырга сүз биргән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100