Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда “бизнес-ангеллар” ассоциациясен булдыру ниятләнә
Айнур Айделдинов аларның базарны профессиональ аңлый торган кешеләр, инновацион компанияләргә акча биреп торучылар икәнен әйтте.
(Казан, 20 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Быел Татарстанда “бизнес-ангеллар” ассоциациясен булдырырга ниятлиләр. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фонды директоры Айнур Айделдинов хәбәр итте.
Ул әле кичә генә тәмамланган Россия венчур форумы кысаларында бу мәсьәлә буенча Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән сөйләшкәннәрен әйтте. Сүз уңаеннан, Казанга Россия венчур форумына Россиянең бизнес-ангеллары ассоциациясе җитәкчесе Виталий Полехин һәм Европа ассоциациясе җитәкчесе Петер Браун килгән иде.
“Президент беренче имзасын куеп җибәрсә, республикада шул юнәлешне дә башларбыз дип өметләнәбез. Бу юнәлешнең сере, төп максаты шунда: акчалы кешеләр бар, алар күп, ләкин аларга бу өлкә ник кызык икәнен тиешле дәрәҗәдә аңлату кирәк. Венчур инвестициясе дигәндә, бер инновациягә бер кеше генә инвестиция кертми, алар бишәр, унар кеше җыелышып ясыйлар. Һәр продуктның этаплары бар. Башта “балачак” чорында компанияне үстерү өчен бизнес-ангеллар, туганнар, якын дуслар булыша. Бизнес-ангеллар алар базарны профессиональ аңлый торган кешеләр. Алар бик күп түгел, ләкин бер компаниягә бишәр млн доллар бирәләр. Ә без әле һаман бүген 5-10 млн сум акча биреп тора алмыйбыз, чөнки чыганаклары җитәрлек түгел. Шуңа күрә шушы проблемаларны һәрчакта күзәтеп, яңа инструментлар булдыру юнәлешендә эшлибез”, - дип белдерде Айнур Айделдинов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз