news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда битлек режимын гамәлдән чыгарырга җыенмыйлар

Татарстанда битлек режимын гамәлдән чыгару әлеге чикләү чарасын Россия Федерациясе дәрәҗәсендә бетергәннән соң мөмкин булачак. Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә сөйләде.

«Битлек режимы Россия Федерациясенең баш санитар табибының 31 нче номерлы карары белән беркетелгән, ул Россия Федерациясе территориясендә гамәлдә», – дип аңлатты ул.

Эпидемиологик режимны бетерү яки йомшарту федераль дәрәҗәдә генә эшләнергә мөмкин.

Любовь Авдонина сүзләренчә, халык битлекләр турында онытырга тиеш түгел. Әлегә тынычланыр өчен вакыт җитмәде, ә режим үтәлешен тикшерү эше һаман да дәвам итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot