news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда битлек һәм перчатка киеп йөрүнең яңа кагыйдәләре гамәлгә кертелде

Республика территориясендә җәмәгать урыннарында битлек һәм перчатка киеп йөрү режимы мәҗбүри булудан туктады.

Татарстанда битлек һәм перчатка киеп йөрүнең яңа кагыйдәләре гамәлгә кертелде
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 8 июнь, «Татар-информ»). Бүгенге көннән башлап Татарстанда җәмәгать урыннарында мәҗбүри рәвештә битлек һәм перчатка киеп йөрү туктатылды.

Алдарак «Татар-информ», республика Министрлар Кабинетының әлеге карарын ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады дип язган иде. 

Шулай итеп, Татарстан территориясендә җәмәгать транспортында, шул исәптән таксида да, кибетләрдә һәм хезмәт күрсәтү урыннарында битлек һәм перчатка киеп йөрү мәҗбүри булып кала.

Татарстан буенча Роспотребнадзор Идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина әйтүенчә, республикада Covid-19 коронавирусы таралу вазгыяте әкренләп яхшыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot