news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда биш яшьлек бала тугызынчы каттан егылып төшкән

Тикшерү комитеты баланың үлеме буенча җинаять эше ачкан.

(Казан, 28 март, "Татар-информ"). Татарстанда 27 мартта Кама Аланы бистәсендә биш яшьлек бала күпкатлы йортның тугызынчы катыннан егылып төшкән. Бала үлеме буенча җинаять эше ачылды дип, "Татар-информ"га Татарстан буенча Тикшерү комитеты идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Якынча мәгълүматлар буенча, баланың әнисе эшкә киткән. Бераз авырып торган баласын иптәш хатыны белән калдырган. Бу хатын исә баланы үзен генә калдырып, кибеткә чыгып киткән. Бала тәрәзә төбенә менеп баскан һәм тугызынчы каттан егылып төшкән.

Бала урында ук җан биргән.

Тикшерүчеләр җинаять эше ачкан, судмедэкспертиза чаралары билгеләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot