Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда биш йөз кеше грипп белән авырый
Татарстанда биш йөз кеше грипп белән авырый
(Казан, 10 февраль, «Татар-информ»). Соңгы атнада республикада грипп белән авыручыларның саны биш йөздән артып киткән. Кискен сулыш алу юллары авырулары эләктерү очраклары алдагы атна белән чагыштырганда 22 процентка үскән.
ТРда Дәүләт санитария-эпидемиология күзәтчелеге үзәге мәгълүматларына караганда, кискен сулыш алу юллары авыруларының 15834 очрагы теркәлгән. Грипп белән авыручылар – 538. Чирлеләр аеруча Чаллыда (234) һәм Казанда (219) күп, Әлмәттә – 47, Бөгелмәдә – 22, Түбән Камада 13 грипп очрагы теркәлгән. Бер атна эчендә хастаханәгә 333 кеше эләккән, шуларның 196сы – балалар. Гомумән алганда, авыру күрсәткечләре эпидемия бусагасыннан 12,25 процентка түбән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз