news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда биш районда кош гриппы буенча карантин кертергә җыеналар

Татарстанның Чүпрәле, Кайбыч, Тәтеш, Апас һәм Кама Тамагы районнарында кош гриппы килеп чыккан.

Татарстанда биш районда кош гриппы буенча карантин кертергә җыеналар
Салават Камалетдинов

(Казан, 19 июль, “Татар-информ”, Арсений Маврин). Татарстан җитәкчелеге республиканың биш районында кош гриппына каршы карантин игълан итү ихтималы бар. Бу хакта бүген Хөкүмәте Йортында брифингта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары Лилия Галимова хәбәр итте.

“17 июльдә лаборатория тикшеренүләре вакытында кош гриппы вирусы ачыкланган. Чүпрәле районы (Шеланга авылы), Кайбыч районы (Ульянково авылы), Тәтеш районы, Апас районында ике очрак һәм Кама Тамагы районында бер очрак турында сүз бара”, - диде Галимова.

Бу территорияләрдә авыру чыганакларын бетерү буенча кирәкле эшләр комплексы башкарылган. Үлгән кош-корт яндырылган, авыру табылган шәхси хуҗалыклардагы 350 баш чамасы кош-корт юк ителгән.

"Район башлыклары экстрен киңәшмә уздырды. Башка районнарда ишегаллары буенча йөреп, кош-корт тотучыларга киңәшләр бирергә җыеналар. Татарстан Президенты Ветеринария идарәсенә барлык чараларны күрергә кушты. Ул үзе бу мәсьәләне контрольдә тота. Чувашстан Республикасы чигендә биш пост куелды", - диде спикер.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100