news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда биш меңнән артык кеше кызамыкка каршы прививкадан баш тарткан

“Бу – шул кадәр авыру ихтималы бар дигән сүз”, - ди Любовь Авдонина.

Татарстанда биш меңнән артык кеше кызамыкка каршы прививкадан баш тарткан
Султан Исхаков

(Казан, 7 март, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанда кызамыкка каршы вакцинадан баш тарткан 5647 очрак бар. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында билгеле булды.

“Республикада кызамыкка каршы прививка ясатуга каршы 5647 очрак бар. Димәк, ситуация катлауланган очракта, 5647 кызамык очрагы баш калкытырга мөмкин”, - диде ТР Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасраы Любовь Авдонина.

Урынбасар сүзләренчә, вакцинадан баш тарту – үзе зур куркыныч тудыра, хәтта үлемгә дә илтергә мөмкин.

“ Ул аеруча да бер яшькә кадәрге балалар өчен куркыныч”, - диде Авдонина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100