news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда биш ел эчендә ИТ-оешмалар саны 60 процентка үсте

Татарстанда хәзер 1600ләп шундый оешма бар.

(Иннополис, 11 декабрь, "Татар-информ", Диана Авакян). Татарстанда биш ел эчендә ИТ-оешмалар саны 60 процентка үсте, дип җиткерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Цифрлашкан Россия: киләчәк икътисадына кадрларны ничек әзерләргә?” дип аталган конференциясенең пленар утырышында.

"Татарстанда биш ел элек ИТ өлкәсендә предприятиеләр саны мең тирәсе иде, хәзер алар 1600ләп", – дип саннар китерде Миңнеханов.

“Илнең цифрлашкан икътисадына кадрлар әзерләү – бик тә актуаль мәсьәлә, – дип билгеләп үтте республика лидеры. – Масштаблы цифрлашкан трансформацияләр барлыкка килә. Шуның белән беррәттән, яңа шартларда эшләячәк белгечләргә таләпләр дә арта".

“Татарстан икътисадның инновацион үсешенә йөз тота, анда һөнәри белемгә мөһим роль бирелә. Бу тармакта хәзер 10 югары уку йортында кадрлар әзерләнә, бу елына 1400ләп белгеч дигән сүз. Урта махсус белем бирү учреждениеләре елына 700 укучы укытып чыгара”, – дип сөйләде Татарстан Президенты.

Цифрлашкан икътисад мәгариф өлкәсе һәм индустрия арасында ныклы элемтә таләп итә, дип дәвам итте ул.

“Бу тармак предприятиеләре ягыннан ихтыяҗ булган белгечләргә грант ярдәме. Шундый нигездә бездә Иннополис Университетында укыту бара. Шулай ук дәүләт ягыннан да грант ярдәме бар”, – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100