Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда бишенче көн рәттән ковид йоктыруның йөздән артык очрагы теркәлә
Татарстанда коронавирус очраклары арту дәвам итә – узган тәүлектә 126 кеше инфекция йоктырган. Бу стопкоронавирус.рф. порталы мәгълүматларыннан күренә.
54 кеше хастаханәгә озатылган. Соңгы ике көндә республикада ковидтан терелеп бетүчеләр булмаган.
Пандемия башланганнан бирле республикада 155 660 кеше авырган, 150 611 кеше дәваланып беткән, инфекциядән 1 998 кеше вафат булган.
Шимбә көнне Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина республика халкына җәмәгать урыннарында һәм транспортта битлек киеп йөрергә киңәш итте. Шулай ук Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ковидка каршы күмәк иммунитетны арттыру эшен ныгытырга йөкләмә бирде. Бер атна элек республика Президенты хезмәт коллективларында битлек режимын кертергә боерган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз