news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бишенче көн рәттән ковид йоктыручыларның 900дән артык булуы ачыкланган

Узган тәүлектә Татарстанда тагын 978 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган. Соңгы биш көндә республикада көн саен ковидның 900дән артык очрагы теркәлә.

Ковид йоктырган 118 пациент хастаханәгә китерелгән. Бер үлем очрагы расланган. Шул ук вакытта бу чирдән 1032 кеше терелгән. Бу хакта стопкоронавирус.рф. порталы хәбәр итә.

Пандемия башланганнан алып, Татарстанда коронавирус йоктыруның 172 464 очрагы акчыкланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100