news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бишенче көн рәттән ковид белән авыручылар саны арта

Соңгы биш көн эчендә Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны арта. Бер тәүлек эчендә республикада яшәүче 99 кеше ковид йоктырган. Бу хакта стопкоронавирус.рф. сайтында хәбәр ителә.

7 пациент хастаханәгә салынган, 53 кеше тулысынча дәваланып беткән.

Пандемия башланганнан бирле Татарстанда коронавирусның 191 550 очрагы теркәлгән. 2 меңнән күбрәк кеше ковидтан вафат булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot