news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстанда биш яшьлек инвалид кызны үтерүдә шикләнелүчене кулга алганнар

Яшел Үзән шәһәр суды Васильево бистәсендә ДЦП диагнозлы 5 яшьлек кызны вәхшиләрчә үтерүдә шикләнелүче 38 яшьлек ир-атның ирегенә карата чикләү чарасын сайлаган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде.

«Суд утырышында прокуратура вәкиле Зарина Михайлова тикшерүченең сак астына алу рәвешендә чикләү чарасын сайлау турындагы үтенечен хуплады», – дип билгеләп үтте Галиев.

Шикләнелүче үз гаебен танымаган. Суд карары белән ир-ат ике айга тикшерү изоляторына озатыла.

Шулай ук прокуратурада әлеге җинаять эшен тикшерүне күзәтчелек ведомствосының аерым контроленә алуын билгеләп үттеләр.

Васильево бистәсендәге бер йортның фатирында 5 яшьлек инвалид кызның мәете табылуы турында «Татар-информ» хәбәр иткән иде. Баланың башында кыйнау эзләре табылган. Кызны үтерүдә шикләнелеп, баланың 38 яшьлек анасының бергә яши торган ире тоткарлана.

Тикшерү мәгълүматларына караганда, ир-ат баланың башына берничә тапкыр суккан. Хатын-кыз ашыгыч медицина ярдәме чакырган, дип хәбәр итте Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100