news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда биш сәгатьтән соң «пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы» режимын бетерделәр

Татарстанда «пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы» режимын бетерделәр, ул биш сәгать гамәлдә булды. Мәскәү вакыты буенча 08:08 дә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы үз кушымтасы аша режимны гамәлдән чыгару турында хәбәр итте. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу режим дүртенче көн рәттән кертелә.

«Игътибар! Игътибар! Татарстан Республикасы территориясендә «пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы» режимы бетерелде», - дип хәбәр ителә рәсми кушымтада.

news_right_1
news_right_2
news_bot