news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда биш меңгә якын йорт җылытыла башлады

Татарстанда 1 мең 678 котельный эшли башлады, бу күрсәткеч 53,89 процент тәшкил итә, дип хәбәр итте Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә 4 мең 999 күп фатирлы йорт җылытыла, бу – торак фондының 28,3 проценты дигән сүз.

Социаль объектларга шулай ук җылылык бирелгән – 2 мең 373 мәгариф объекты җылытыла (72,2 процент), шул исәптән 1 мең 46 мәктәп (ягъни гомуми санның 67,09 проценты), 1 мең 327 балалар бакчасы (ягъни гомуми санның 76,84 проценты), дип хәбәр итте Айзатуллин Татарстанның Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә.

«Бүгенгә 41 муниципаль берәмлектә ягулык чоры башлану турында карар кабул ителде», – дип өстәде ул.

Шулай ук социаль объектлар арасында 1 мең 189 сәламәтлек саклау объекты – гомуми санның якынча 59 проценты, 814 мәдәният учреждениесе, 131 спорт һәм яшьләр объекты, 95 социаль яклау объектына җылылык җибәрелде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100