news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда биш көн элек югалган яшүсмер кызны эзлиләр

17 яшьлек кызның югалуы турындагы хәбәр «Лиза Алерт» эзләү отрядының социаль челтәрдәге рәсми битендә чыкты.

Кызның 19 августта Биектау авылында югалганы билгеле. Шуннан бирле аның кайда булуы турында хәбәр юк.

Кыз кара чәчле, коңгырт күзле, буе – 160 см. Зәңгәр футболка, кара чалбар, зәңгәр аяк киеме кигән булган. Үзе белән кечкенә сумкасы да булган.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә «Татар-информ»га кызны эзләү баруын расладылар.

Агентлыкка чыганактан билгеле булганча, кызның элегрәк тә өйдән чыгып киткәне булган.

Искәртик, «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Казанда 18 августта югалган 17 яшьлек үсмерне эзлиләр.

  • Өстәмә мәгълүмат: 25 августта кызның табылуы билгеле булды.
news_right_1
news_right_2
news_bot