news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда биш йөздән артык педагогның пенсиясенә профсоюз бонусы өстәләчәк

Татарстанда «Пенсиягә профсоюз бонусы» социаль проектында биш йөздән артык педагог катнашты. Алар өч ел дәвамында ай саен 300 сум акча алачак. Бу хакта туры эфир вакытында Гомумроссия мәгариф профсоюзының Татарстан республикасы оешмасы рәисе Ирина Проценко сөйләде.

«Быелның 1 гыйнварыннан без педагогик хезмәткәрләрне – профсоюз әгъзаларын социаль яклау дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән тагын бер проектны эшләтеп җибәрдек. Программада катнашучылар ай саен профсоюз бонусы алачак», – диде спикер.

Аның сүзләренчә, Татарстанның мәгариф профсоюзы быел «Җәй. Сочи» проектын тормышка ашыру эшенә керешкән. Курортларда ташламалы бәяләр буенча 500 педагог ял иткән.

Моннан тыш, республика оешмасы биш ел дәвамында «Сәламәт булу өчен –  Кырымга» проектын гамәлгә ашыра, дип искәртте Проценко. Бу вакыт эчендә 3 меңнән артык мәгариф хезмәткәре ял итте һәм Евпатория шифаханәләрендә сәламәтлекләрен ныгытты, дип өстәде ул.

Татарстанда мәгариф хезмәткәрләрен санаторий һәм курортларга ташламалы юлламалар белән тәэмин итү программасы 18 ел эшли. Шифаханәләргә барлыгы 30 меңнән артык педагог юллама алган. Бу максатларга республика бюджетыннан 1 миллиард сумга якын акча бүлеп бирелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100