Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда биш елда ун мәчет һәм мәдрәсәне төзекләндергәннәр
Татарстанда изге Рамазан аенда дини мирас объектларын торгызу эшләренә йомгак ясалды. Соңгы биш елда республикада ун мәчет һәм мәдрәсә реставрацияләнгән, бу эшләргә 2,2 миллиард сумнан артык акча юнәлтелгән. Бу хакта ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Эшләр федераль һәм республика бюджетларыннан финансланды, әмма акчаларның шактый зур өлешен меценатлар һәм хәйриячеләр – Татарстан халкы һәм эшмәкәрләре бирде. Реставрацияләү эшләре Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты контролендә алып барылды.
Торгызылган архитектура һәйкәлләре арасында:
- 2020 ел – Казандагы Әҗем мәчетен һәм Әтнә районының Бәрәскә авылындагы мәчетне реставрацияләү;
- 2021 ел – Балык Бистәсе районының Олы Елга авылындагы агач мәчетне саклап калу;
- 2022 ел – Казанда белем бирү ихтыяҗларына җайлаштырылган «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе корпусын, шулай ук Болгар Ислам академиясе хезмәткәрләре урнаштырылган «Мәрҗания» мәдрәсәсен реставрацияләү;
- 2023 ел – Казанның Борнай мәчете һәм Зәңгәр мәчетендә түбә ябу эшләре;
- 2024 ел – Казандагы өч мәчетне реставрацияләү: Гафури урамындагы Яңа Бистә мәчете («Иске Таш»), Мехчылар урамындагы мәчет һәм Мәрҗани мәчете.
Мөселман гыйбадәт йортларын торгызу эшләре дәвам итә. Кукмара районының Мәчкәрә авылындагы иң борынгы мәчетләрнең берсен, шулай ук Биектау районының Айбаш авылындагы агач мәчетне реставрацияләү тәмамланып килә. Биналарны тантаналы ачу 2025 елның җәенә планлаштырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз