news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бирелә торган эшкә яраксызлык кәгазьләренең 35 проценты – электрон рәвештә

Узган ел белән чагыштырганда, быел электрон “больничный”лар саны 50 мәртәбә арткан.

(Казан, 3 июль, Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда көн саен 1300дән артык электрон эшкә яраксызлык кәгазе бирелә. Бу барлык “больничный”ларның якынча 35 проценты. Бу хакта бүген Татарстанның Министрлар Кабинетында узган брифингта билгеле булды.

РФ Социаль иминиятләштерү фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Рамил Гайзатуллин 2017 елның 1 июленнән Россиядә эшкә яраксызлык буенча электрон документлар бирүне күздә тоткан 86нчы федераль закон үз көченә кергәнен искәртте. Проект гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле, Татарстанда 72 628 электрон “больничный” рәсмиләштерелгән.

Аның әйтүенчә, эшкә яраксызлык буенча электрон документ аның элекке кәгазь варианты белән бертигез юридик көчкә ия. Татарстанда көненә барлыгы 3760 вакытлыча эшкә яраксызлык кәгазьләре бирелә. Аның 1300е электрон форматта, узган ел белән чагыштырганда, бу 50 мәртәбә артык. Илнең 85 төбәге арасында, Татарстан Кемерово, Липецк, Белгород өлкәләреннән соң, электрон кәгазьләр бирү буенча 4нче урында.

“Пациент өчен иң мөһим өстенлеге – электрон документны югалту, бөгәрләү куркынычы юк, табибларның имзаларын җыю, мөһер суктыру кирәкми. Табиб документны тутырганда хата җибәрсә дә, яңадан сырхауханәгә барып, имза җыеп йөрү мәшәкатьләре юк. Хезмәткәр үзе, я эш урынындагы хисапчы сырхауханәгә шалтыратып, хатаны төзәтү турында хәбәр итә ала. Сырхауханә төзәтелгән мәгълүматларны шундук фондка юллый”, - дип белдерде Рамил Гайзатуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100